"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова Ильфира Вагыйзь кызының шәхси сайты

Характеристика

02 декабря 2015

Характеристика

 

Бирелә Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең структур бүлекчәсе “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе

ГаяноваИльфира Вагыйзь кызына

 Актаныш районы Иске Богады авылында 1977 елның 7 июнендә туган,ГаяноваИльфира Вагыйзь кызы, югары белемле педагог. Эш стажы 14 ел исәпләнә,Богады балалар бакчасында 2011 елдан эшли. 2010 елда аттестация  нәтиҗәләре буенча 2 категория раслаган.

Педагогик белемне Минзәлә педагогия көллиятендә , инглиз теле һәм татар теле, әдәбияты белгечлеге буенча алган.Укуын читтән торып Казан Дәүләт гуманитар институтында дәвам иткән. Бу елларда Яр Чаллы шәһәрендә 73 нче мәктәптә инглиз теле укыткан. 2004 елда кияүгә чыгу сәбәпле, Актаныш 1 нче санлы мәктәбенә эшкә кайткан. Декрет ялыннан соң 2006 елда тору урыны үзгәрү сәбәпле, Богады урта мәктәбенә укытучы итеп билгеләнгән.

Хәзерге көндә балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшли.Үз эшен яратып,җиренә җиткереп иҗади якын килеп башкара. Коллективта аралашучан, балалар белән уртак тел таба белүче, ата-аналар белән бердәм -тату эш оештыручы буларак танылды.Рәсем ясарга,биергә ярата.Үз белемен күтәрү өстендә системалы эшли. 2014 елда “Балалар бакчасында педагогика һәм психология”программасы нигезендә һөнәри квалификациясен күтәрде. Курслар, семинарларда теләп катнаша.

Бакчада 1-2 кечкенәләр ,уртанчылар төркемендә эшли.Һөнәренең остасы, белем бирү эшчәнлеген методик яктан дөрес оештыра. Яңалыкка омтыла, фәнни-методик эдәбият белән танышып бара. Белем бирү эшчәнлеген мавыктыргыч, кызыклы итеп төзи.Балаларда мәрхәмәтлелек,эдәплелек тәрбияләргә тырыша. Спортны ярата, балаларның да сәламәтлеген ныгытуга күп көч бирә. Диагностик күрсәткечләргә таянып балалар белән индивидуаль шөгыльләнә.

Хезмәттәшебез тәрбияче дигән олы исемгә лаек булырлык итеп яшәргә һәм эшләргә омтыла. Үзалдына, балаларга бәхетле балачак бүләк итеп,иҗтимагый шартларга яраклашкан, сәламәт шәхес үстерү бурычын куя. Уңышлар телик аңа.

Богады“Кояшкай” балалар бакчасы мөдире

Гильманова Рәсимә Габделхәй кызы.

 

 

Оставить комментарий: